Сайт учителя Хайбулловой Гелсирен Минсеитовны
23 нче февраль… Бу бәйрәмгә инде 87 елдан артык. 87 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау.
“Армия” сүзе латинчадан “коралладырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. 1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист илбасарларыннан азат итте.
Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна.
1: 23 нче февраль… Бу бәйрәмгә инде 80 елдан артык. 80 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау.
2: “Армия” сүзе латинчадан “коралладырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. 1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист илбасарларыннан азат итте.
1: Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна.
1: Бүгенге Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичәбез җыр-биюләр, бәйгеләр белән үрелеп барыр. Бәйгедә әтиләрдән, бабайлардан һәм абыйлардан торган ике команда катнаша. Һәр командага 5шәр кеше кирәк.
2: Командаларга үз бәяләрен биреп торыр өчен жюри сайларга кирәк. 1 : Хәзер һәр командага чиратлап сораулар бирелә. Жюри командалар г а бирелгән сорауларга җавапларның төгәллеген, дөреслеген, тулылыгын бәяли. Әгәр бер команда сорауларга җавапны белмәсә, җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Һәр дөрес җав а п өчен бер бал куела.
1. Россия армиясен оештыручы булып кем тора? (Петр I) 2. Россия флотын кем оештыра? (Петр I) 3. “Гардемарин” нәрсәне аңлата? (“гардемарин” французча “диңгез гвардиясе” дип тәрҗемә ителә, ягъни гардемарин ул диңгез акад е миясен тәмамлаучы кеше. Бу дәрәҗә Петр I тарафыннан 1716 нчы елда кертелә) 4. Гренардерлар кемнәр алар? (гренардерлар – алар гранатаметчиклар, колонна алдыннан баручы) 5. Винтовка очына беркетелә торган очлы корал нәрсә дип атала? (штык) 6. “Алар бер генә тапкыр ялгышалар”, — дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер) 7. Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз) 8. Хәрби кирәк-яракны саклаучы склад нәрсә дип атала? (Арсенал) 9. Төз атучыны кем дип атыйлар? (Снайпер) 10. Корабль белән идарә итүче руль тәгәрмәчен нәрсә дип атыйлар? (Штурвал) 11. Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка) 12. Сигнал утлары белән юл күрсәтүче яр буендагы башня нәрсә дип атала? (Маяк)
2: 2 конкурс – “Күренекле шәхесләр” 1: Сезнең каршыгызда Россиянең алты бөек шәхесенең портретлары тора. Сезгә аларның исемнәрен атарга кирәк. Әгәр аларның ил алдындагы хәрби казанышларын да әйтсәгез, өстәмә бал куела. Башта икенче команда портретның номерын һәм анда с у рәтләнгән шәхеснең исемен атый, аннан соң беренче команда. Шулай дәвам итәбез.
Жюри нәтиҗә ясаганчы мин сезгә солдат хаты укып китмәкче булам.
Сәлам, сәлам ерактан, Сәлам сиңа солдаттан. Сәлам илнең чигеннән, Сәлам Ильнурчигыңнан. Менә мин дә солдат булдым, Кирзовый итек кидем. Өстемдә — гимнастерка, Билемә каеш бүдым. Кая инде атлап йөрү – Айт — двага басабыз. Аркага биштәрле капчык, Авыр мылтык асабыз. Старшина бигрәк зәhәр, Безнең каннарны эчә. Чираттан тыш нарядта Булдым әле мин кичә. Кухняда почти бер центнер әрчедем вак бәрәңге. И ходаем, нигә болай Җәфалыйсың бәндәңне. Иртән – ботка, кичтән – ботка, Шулар солдат ашлары. Эшләр болай барса, җаным, Кытаклый да башлармын. Йоклап китеп, тәмле генә Төшләр күргән чагымда «Тревога!» дип куркытып Уяталар барын да. Вәт шунда башлана мәhшәр! Мәж киләбез күч кебек. Гимнастерканы – аякка, Чалбарны башка киеп. Синең артыңнан чапканчы, Стадионда чапсам, Бу кадәр интекмәс идем, Мылтыктан да тоз атсам. Бу кадәр интекмәс идем, Турник белән дус булсам, Гер күтәрсәм, суда йөзсәм, Кышын чаңгыда шусам. Шулай, җаный, служба бара, Зарлана дип уйлама. Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп Я көләрләр – сөйләмә! Үзен анда ни хәлләрдә? Бик онытып бетермә. Көтү бик авыр булса да, Тырыш инде көтәргә. Ике елга клуб ягына Карама, онытып тор. Күп тә үтмәс, сөйгән ярың Баhадир булып кайтыр. Вакыт үткәрәм диеп, Карама чит – ятларга. Егетләрнең асыллары Китә илне сакларга. Анда калган малай – шалай Күз сала – нитә калса, Мин аны үзем айт – двага Бастырам, алла бирса! Ярый, җаный, сау бул инде, Көяләнмә, тыныч тор. Илне hәм сине саклаучы Булачак генерал – ИЛНУР!